news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Мәгариф идарәсе мәктәптә хиҗаб киюне тыю турындагы низагны көйләде

Бала дәресләргә яулык бәйләп йөрүне дәвам итәчәк, ә мәктәп директоры белән әңгәмә үткәрделәр.

Казан Мәгариф идарәсе мәктәптә хиҗаб киюне тыю турындагы низагны көйләде

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан Мәгариф идарәсе шәһәрнең 10нчы мәктәбендә хиҗаб аркасында килеп чыккан низагны җайга салды. Кыз балага дәресләргә яулыктан йөрүне тыю ярамавын мәктәп директорына аңлаттылар.

«21 сентябрь көнне Казанның Мәгариф идарәсенә 10нчы мәктәптәге хәл турында мәгълүм булды һәм кичекмәстән эчке тикшерү үткәрелде. Шул ук көнне мәктәп директоры белән мондый тыюга юл куймау турында сөйләшенде. Хәзерге вакытта низаг җайга салынган, бала мәктәпкә яулыкта йөрүен дәвам итәчәк», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га башкарма комитетта.

Кызның әнисе Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә ярдәм иткән өчен башкарма комитет хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Мәктәп директоры белән килешергә булышканыгыз өчен рәхмәт. Казан Мәгариф идарәсендә шундый ярдәмчел кешеләр эшләвенә бик шатбыз», — дип яза ул.

Шәһәрдәге башка мәктәп җитәкчеләренә дә укучы кызларның яулык бәйләп йөрүенә мөнәсәбәт турында аңлаттылар.

Мәгариф учреждениеләрендә хиҗаб аркасында чыккан низагларның беренче генә очрагы түгел бу. Быел июль аенда Екатеринбургтан килгән студент кыз көллият җитәкчелегенең аңламавы белән очрашкан иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100