news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИга Россия Конституциясендәге үзгәрешләр турында сораулар кертеләчәк

Илнең төп законының яңартылган тексты «Җәмгыять белеме» фәненнән биремнәр төзегәндә исәпкә алыначак.

БДИга Россия Конституциясендәге үзгәрешләр турында сораулар кертеләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханында Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр белән бәйле сораулар булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Рособрнадзорда хәбәр иттеләр.

«Россия Конституциясенә үзгәрешләр 2020 елның 1 июлендә гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде. Җәмгыять белеменнән биремнәр төзгән вакытта Төп законның актуаль тексты исәпкә алынды», — диделәр ведомствода.

Хәзер Конституция белән бәйле сораулар имтихан биремнәрендә бар инде, алар Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә эшләнгән.

«Әгәр төзәтмәләр кабул ителгән икән, укучылар Конституциянең үзгәртелгән текстын белергә тиеш. Әмма бу сорауларның төгәл ничек төзеләчәген без әйтә алмыйбыз», — диделәр Рособрнадзорда.

  • Конституциягә үзгәрешләр рәсми рәвештә 2020 елның 4 июлендә кертелде. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100