news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәп укучылары өчен экология һәм биология буенча сменалар ачыла

Укучылар гомуми экология, хайваннар экологиясе, үсемлекләр экологиясе, туфрак белеме, гидробиология, урман белеме, фенология һәм экология туризмы һ.б. буенча шөгыльләнәчәк.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Биосфера» экология һәм биология буенча республика профильле сменасы («Биосфера» XXVII республика лагерь-мәктәбе) һәм «Логос» профильле сменасы ачылачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, профильле сменалар сәләтле балаларны дисциплиналарны тирәнтен өйрәнү максатыннан профильле олимпиадаларда, смотрларда, конкурсларда, фестивальләрдә, район, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге конференцияләрдә җиңүчеләрне һәм призерларны җыячак.

Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Арча, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Тәтеш, Теләче һәм башка районнардан 125 бала чакырылган.

Укучылар гомуми экология, хайваннар экологиясе, үсемлекләр экологиясе, туфрак белеме, гидробиология, урман белеме, фенология һәм экология туризмы, тикшеренү эше һәм бурычларны хәл итү, шулай ук әдәбият буенча шөгыльләнәчәк.

«Биосфера» лагерь-мәктәбе кысаларында яшь экологларның һәм яшь урманчыларның республика слетлары була. Тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республика экология конференциясе узачак, анда балалар уку вакытында әзерләнгән үз проектлары белән чыгыш ясаячак.

Дәресләр Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты укытучылары, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан үткәреләчәк.

Балалар өчен шулай ук уеннар, конкурслар, спорт-команда ярышлары каралган күңел ачу программасы әзерләнгән.

Профильле сменалар уздырганда антиковид чаралары көчәйтелде: һәр отрядка аерым азык кабул итү вакыты беркетелгән (социаль дистанцияләү принципларын үтәп, өстәлләрне урнаштыру тәэмин ителгән). Мәдәни-массакүләм һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары күбрәк ачык һавада уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100