news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида милли мәктәп базасында туган телләрне саклау хакында сөйләштеләр

Васил Шәйхразиев Зур Тигәнәле милли мәгариф үзәге үрнәген башка районнарга да таратырлык булуын әйтте.

Алексеевскида милли мәктәп базасында туган телләрне саклау хакында сөйләштеләр
«Таң» газетасы

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алексеевск районында булды. Ул район җитәкчелеге белән очрашты һәм районның милли мәктәпләре базасында туган телләрне саклау мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта «Таң» газетасы яза.

Кунаклар Зур Тигәнәле һәм Чишмә мәктәпләрендә булды, анда балалар татар, мордва һәм чуваш телләрендә белем ала. Муниципаль берәмлек җитәкчесе Сергей Демидов искәрткәнчә, районның милли мәктәпләре — аерым горурлык, чөнки бердәмлекне һәм конфессияара татулыкны тәрбияләүдә милли мәгариф өлеше мөһим роль уйный.

«Мәгарифнең уңышы педагогик кадрлар белән билгеләнә. Шуңа күрә Зур Тигәнәле авылында милли мәгариф үзәген төзү һәм гамәлгә кертү туган телләрне саклау буенча һәр көн алып барган эшебездә уртак җиңүебез булды», — диде район башлыгы.

Васил Шәйхразиев телне «әйе-юк-рәхмәт» дәрәҗәсендә генә өйрәнергә кирәкми, баланы ата-ана телендә фикер йөртергә һәм үз фикерләрен дөрес сөйләм ярдәмендә белдерергә өйрәтү мөһим, диде.

«Бүген Зур Тигәнәле мәктәбендә күргәннәребез — республиканың башка районнарына да таратырлык үрнәк: менә дигән база, үз эшләре өчен янып торган педагоглар, бәхетле балалар. Бу яхшы үрнәк», -дип өстәде вице-премьер.

Элегрәк «Татар-информ» Шәйхразиевның Югары Ослан районында Туган телләр елы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсендә катнашуы хакында хәбәр иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100