news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада АКШтан Нури Чопаноглу җиңде

Гран-прига Татарстаннан Гөлназ Мөэминова, Чувашия Республикасыннан Айнур Сабирҗанов лаек булды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада АКШтан Нури Чопаноглу җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадасында Гран-прига Татарстаннан — Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Американың Калифорния штатында яшәүче Нури Чопануглы лаек дип табылды.

Нәтиҗәләрне Спорт академиясендә Бөтенроссия туган тел укытучылары форумында игълан иттеләр. Җиңүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

«Киләчәктә дә җиңүләр булсын. Әгәр дә менә шундый актив яшьләр булмаса, телебезнең, милләтебезнең киләчәк юк. Яңа алымнар белән эш алып барыла, без моның кирәклеген күрәбез. Битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт», — дип котлады Президент.

«Олимпиаданы оештыручыларга, гаиләмә рәхмәт», — диде видеоэлемтәдән Гран-при иясе Нури.

«Балаларымны да туган теленә өйрәтмәкче булам бу җиңү барлык милләттәшләрнең, укытучыларның уртак уңышы», — диде җиңүче Айнур.

«Мин татар булуым, татар телендә сөйләшүем, татарча белем алуым белән бәхетле. Киләчәк тормышымны да татар теле белән бәйлисем килә», — диде Гөлназ Мөэминова.

Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Удмурт Республикасы, Чувашия, Мәскәү шәһәре, Әстерхан өлкәсе, Киров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Пенза өлкәләре, Пермь крае, Кырым Республикасы, Новосибирск крае, Иркутск һәм Томск һ.б. өлкәләреннән — барлыгы 153 кеше катнашырга теләк белдергән.

Олимпиадада чит илләрдән Финляндия, Канада, Германия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, АКШ, Азәрбайҗаннан 28 кеше катнашкан.

Оештыручылар әйтүенчә, быел пандемия режимы белән бәйле чикләүләр аркасында, чит илләрдән катнашучылар олимпиада сынауларын онлайн узган.

Җиңүчеләрнең һәрберсенә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгыннан дипломнар, һәм сертификатлар тапшырылды.



Галерея: Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада тантанасыннан фоторепортаж

Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII халыкара олимпиада «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән килгән укучылар һәм студентлар өчен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100