news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана

Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул итү үзенчәлекләре турында документ әзерләде.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана. Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул итү үзенчәлекләре турында документ әзерләде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«БДИ нәтиҗәләре, шулай ук мәгариф оешмалары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә торган керү сынаулары буенча укырга керүчеләрдән документлар кабул итү 29 июльдә төгәлләнә. Конкурс исемлекләре 2 августтан да соңга калмыйча басылып чыгарга тиеш», — диделәр министрлыкта.

Абитуриентлар почта элемтәсе аша, электрон формада югары уку йортларының мәгълүмати системасы аша, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы аша документлар тапшыра ала.

Махсус квота буенча укырга керүчеләрне, керү сынауларыннан башка һәм максатчан квота буенча кабул итү 4 августтан да соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100