news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулының Татар Кандызы мәктәбендә укытучылар тәҗрибә уртаклашты

Чара шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды.

Баулының Татар Кандызы мәктәбендә укытучылар тәҗрибә уртаклашты
Индира Сәйфуллина

(Баулы, 23 апрель, «Татар-информ», «Хезмәткә дан», Индира Сәйфуллина). Баулы районы Татар Кандызы мәктәбендә төбәкара семинар оештырылды. Әлеге чара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шулай ук якташ шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды.

Семинарда якын-тирә районнардан алтмышлап кеше катнашты. Семинарга килүчеләрне мәктәп бинасы коридорлары буйлап тезелгән төрле темадагы күргәзмәләр каршы алды. Биредә район мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә учреждениеләренең тормышы чагыла.

«Туган телне өйрәнү һәм үстерү — милли мәдәниятны саклау гарантиясе» дип исемләнгән семинар сәгатендә кунакларны Татар Кандызы мәктәбе директоры Илшат Хәлиуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.

Кереш өлештән соң килгән кунаклар укытучыларның ачык дәресләрендә булды. Семинар барышында мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасы нәниләре дә кунакларга театральләштерелгән өзек тәкъдим иттеләр. Алар халкыбыз телендә йөргән бишек җырларын көйләделәр, шигырьләр сөйләп күрсәттеләр.

«Мондый семинарларны бик кирәк дип саныйм. Бүген без Бәләбәй шәһәреннән килдек.Татарстан белән хезмәттәшлек итеп, тәҗрибә уртаклашып эшләвемә чиксез шатмын. Күптән түгел генә Яңа Чүте авылында шундый семинарга җыелган идек. Семинар, конференцияләр телебезне балаларга өйрәтүдә әһәмиятле, бу безнең уртак эшебез», — диде 35 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Люзия Фәттахова.

«Мин әле яшь укытучы. Башкаларның дәрес үрнәкләрен карау, татар телен төрле алымнар кулланып балаларга өйрәтүне тәҗрибәле укытучылардан өйрәнү шәхсән минем өчен бик файдалы һәм кызыклы», — дип сүзгә кушылды Финзирә Шакирова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100