news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучы иң яхшы 15 укытучы игълан ителгән

Укытучылар сыйныф сәгате үткәрүдә осталыгын күрсәткән.

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучы иң яхшы 15 укытучы игълан ителгән
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшы 10 укытучы һәм «Ел укытучысы» номинациясендә иң яхшы 15 укытучы игълан ителгән.

«Ел укытучысы» номинациясендә Алабуга, Азнакай, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Алексеевск, Лениногорск, Актаныш, Ютазы, Мамадыш районнары, шулай ук Түбән Кама, Чаллы, Казанның Мәскәү һәм Идел буе районнары укытучылары «унбишлек» кә кергән. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Педагогик дебют» номинациясендә Чаллы, Әлмәт, Казанның Идел буе, Мәскәү, Яңа Савин районнары, Нурлат, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лениногорск районнары укытучылары — иң яхшы ун укытучы исемлегендә.

Бүген укытучылар сыйныф сәгате үткәрүдә осталыгын күрсәткән.

«Ел укытучысы» бәйгесе нигезләмәсе буенча, сынау нәтиҗәләренә карап, башта иң яхшы 15 укытучы сайлана, аннары 15 укытучы арасыннан иң көчле 5 укытучы сайлана. Биш укытучының берсе Татарстанда җиңүгә ирешеп, бөтенроссия бәйгесе финалына республика данын якларга җибәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100