news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы мәктәпләрендә «Үсеш нокталары» ачылды

Уку йортларында биология, химия һәм физика кабинетлары төзекләндерелде.

(Алабуга, 23 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). «Үсеш ноктасы»ның функциональ зоналары Алабуга районының Иске Юраш, Костенеево һәм Бехтерево авылларында ачылган иде. Хәзерге вакытта Тарловкада урнашкан 11нче мәктәптә зонаны ремонтлау бара.

Уку йортларында биология, химия һәм физика кабинетлары ремонтланды. Аларда бүлмәләр ремонтлау, тәрәзәләр һәм ишекләр, инженер-техник челтәрләр алыштыру эшләре башкарылган.Бу турыда Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел «Үсеш ноктасы» үзәкләре Алабуга районының Танайка һәм Поспелово мәктәпләрендә ачылды.

Билгеләп үтик, «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре гомуми белем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре буларак булдырыла. Алар төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Проектның төп максаты — кайда яшәүләренә карамастан, балаларга сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, авыл мәктәпләрен үстерү.

Проект «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100