news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада татарча диктант өчен «Урал бөркете» әсәреннән өзекне сайлаганнар

Татарча диктант язган иң өлкән кешегә 79 яшь булган.

Уфада татарча диктант өчен «Урал бөркете» әсәреннән өзекне сайлаганнар
kiziltan.rbsmi.ru

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Уфада һәм районнарда Халыкара туган тел көне уңаеннан диктант яздылар. Текст өчен Сабир Кадыйровның «Урал бөркете» әсәреннән өзек сайланган иде. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

Республика халкы диктантны алты телдә — рус, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә яздылар.

Татар телендәге диктант Башкортстан дәүләт педагогия институты бинасында язылды. Текстны 84нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Ахунова укыды.

Диктант язган аудиториядә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшеваны, БДПУның элекке ректоры Раил Әсәдуллинны, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, гади эшчеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен күрергә мөмкин иде.

Башкортстан Медицина палатасы рәисе Дамира Сәбирҗанова әйтүенчә, ул татар телендә диктантны 60 елдан соң, беренче тапкыр язган. Ә инде 79 яшьлек Фәнүзә Галимова мондый диктантта икенче тапкыр катнашуын һәм былтыргы нәтиҗәсе «5» булганын әйтте.

Диктантта катнашучылар, тәкъдим ителгән текстның шактый авыр булуын да әйтте. Халыкара туган тел көненә багышланган диктантта йөзгә якын кеше катнашты.



news_right_1
news_right_2
news_bot