news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларын «Медицинаның киләчәге» олимпиадасында катнашырга чакыралар

Олимпиаданы Казан, Самара, Уфа, Түбән Новгород, Киров һәм башка шәһәрләренең алдынгын медицина университетлары оештыра.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларының «Медицинаның киләчәге» Идел буе ачык олимпиадасы башланды. Олимпиада «биология» гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә. Катнашу өчен 9-11 сыйныф укучылары чакырыла, диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Беренче (читтән торып) этапта укучыларга 8 иҗади бирем чишәргә тәкъдим ителә. Җаваплар 9 февральгә кадәр кабул ителә.

Олимпиаданың йомгаклау этабы 21 мартта узачак. Үткәрү форматы соңрак игълан ителәчәк. Икенче этап биремнәре иҗади характердагы биремнәрне, шулай ук тест биремнәрен дә үз эченә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

Теркәлү һәм сыйныфлар буенча олимпиада биремнәре олимпиада порталында: будущеемедицины.рф.

Олимпиаданы Идел буеның Казан, Самара, Уфа, Түбән Новгород, Киров һәм башка шәһәрләренең әйдәп баручы медицина университетлары оештыра, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100