news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт медицина университетында «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале була

Фестиваль чаралары 25 гыйнварда башлана һәм 7 февральдә нәтиҗәләр ясалачак.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университетында студентлар һәм абитуриентлар өчен тугызынчы ел рәттән «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале була. Чаралар Казан дәүләт медицина университеты сайтында 25 гыйнварда башлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Фестиваль 25 гыйнварда «могҗизалы табиб» челлендж-конкурсы белән ачыла. 5 февральгә кадәр табиблар турында нәфис әдәбият укырга, җавап роликлар язарга өндәүче Казан ДМУ студентлары роликлары урнаштыралачак. Роликлар 5 февральгә электрон почтага angels2021@kazangmu.ru кабул ителә.

25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр һәр көнне 16.00 сәгатьтә «Казанский ГМУ» YouTube каналында туры эфирда «Барысын да белергә телим!» лекторияләр үтәчәк. Казан ДМУ профессорлары фәнни-популяр лекцияләр укыячак. Туры эфирның язмалары да сакланачак.

Шулай ук барлык теләүчеләр өчен 25 гыйнвардан ДМУ музейларына виртуаль экскурсияләр башлана, алар барышында һәркем «КДМУның Фәнни китапханәсе хәзинәсе» һәм узган гасыр табиблары укыган борынгы фолиантлар белән таныша алачак.

25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр һәркем КДМУ сайтында «профи дәресләре» дигән практикумнар уза ала. Практикумның форматы-медицина, анатомия, патанатомия, микробиология, биохимия, психиатрия, социаль эш һәм фармация тарихы буенча видеолекцияләр һәм «йөрәк-үпкә реанимациясе», «хирургия төеннәре», «даруларның сыйфатын тикшерү» мастер-класслары.

7 февральдә онлайн-трансляция форматында Zoom платформасында медицина психологиясе кафедрасы «Табиблар ничек карар кабул итә?». Уен кысаларында укучылар профориентацион тест үтәчәк һәм табиб фикерләвен үстерүгә кейслар чишәчәк.

25 гыйнвардан «иң акыллы табиб» медицина квизында катнашу өчен командаларны теркәү ачыла. Видео-биремнәрдән торган квиз 7 февральдә YouТube сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Ректорга иң яхшы сорауга бәйге нәтиҗәләре 7 февральдә билгеле була. Сорауны почтага язарга кирәк angels2021@kazangmu.ru, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100