news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак

Мәктәп аттестаты алу өчен, рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга кирәк.

Быел бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ-2021не бары тик югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачагын хәбәр итте.

«Карар проекты нигезендә 2021 елда бердәм дәүләт имтиханы бакалавриат программалары һәм белгечлек программалары буенча укырга кабул иткәндә керү сынаулары буларак үткәрелә», — диелә документка аңлатма язуында.

Документта шулай ук 11 сыйныфны тәмамлаучылар быел бары тик рус теле буенча БДИ нигезендә генә мәктәп аттестаты ала алачаклар: бу норма «2021 елда югары уку йортларының бакалавриат программалары һәм белгечлек программалары буенча укырга керергә планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен» гамәлдә.

Вузларга укырга керергә җыенмаган балалар, мәктәп аттестаты алу өчен, рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга тиеш булачак.

Тагын бер мөһим норма 10 сыйныф укучыларына кагыла. «2020/21 нче уку елында урта гомуми белем бирү планының аерым уку предметларын үзләштерүне тәмамлаган 10 сыйныф укучылары 2021 елда әлеге уку предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханында катнашырга хокуклы», — диелә документта.

Моңа кадәр мәгариф министрлыгында 2021 елда БДИның вакытыннан алда тапшырылуы гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр иттеләр. Имтихан 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керү өчен генә узачак. Өстәмә чор — 12 июльдән 17 июльгә кадәр.

Вузга кермәүчеләр ике фән: рус теле һәм математика буенча 24-28 май көннәрендә Дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыра. Бу — мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100