Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Идарә университеты филиалының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов бүләкләнде.
(Әлмәт, 22 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәттә «ТИСБИ» Идарә университеты филиалы эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары турында фикер алышты. Район активы белән киңәшмә бүген бүләкләү тантанасыннан башланды.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов бүләкләнде. Тимур Дмитриевич аңа башкарма хакимият органнарында намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Аннары район башлыгы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» Республика конкурсы нәтиҗәләре турында игълан итте. Анда «муниципаль район территориясендә яшәүче халык белән Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру һәм муниципаль, дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән үзара хезмәттәшлек» номинациясендә Әлмәт муниципаль районының Иҗтимагый Советы икенче урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз