news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 аркасында мәктәп укучыларының кышкы каникуллары озайтылмаячак

Республика балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яңа ел чыршыларын Роспотребнадзор таләпләрен үтәп үткәрәчәкләр.

Татарстанда Covid-19 аркасында мәктәп укучыларының кышкы каникуллары озайтылмаячак

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучыларына кышкы каникулларны озайтырга уйламыйлар. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Каникуллар озайту уңаеннан без сөйләшүләр алып бармыйбыз. Бездә барысы да тәртип буенча. Закон буенча каникул вакыты уку елы дәвамында 30 көн тәшкил итә. Кышкы каникуллардан соң язгы каникулларга күбрәк вакыт калдырабыз, чөнки бу чорга балалар һәм укытучылар арыган була. Шуңа күрә каникулларга күбрәк вакыт бу чорда булырга тиеш», - диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин шулай ук балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чыршыларын гамәлдән чыгармаячаклар, дип ачыклык кертте. Чаралар Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәгәндә узачак.

«Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үз расписаниеләре буенча, кеше күп җыймыйча, үз төркемнәрендә һәм сыйныфларында бу чаралар үткәреләчәк. Бигрәк тә балалар бакчаларында Чыршы бәйрәме кирәк. Балаларга Чыршы бәйрәмен ни өчен гамәлдән чыгаруыбызны аңлата алмыйсың, алар моны аңламый. Без мондый чараларны үткәрергә тиеш дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100