Халисә Ширмән: Вахит Хаковның фәнни мирасы сакланырга тиеш

Галимә студентларны тел тарихы фәнен өйрәнергә чакыра.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән галим Вахит Хаков нигез салган әдәби тел тарихы фәнни юнәлешенең традицияләрен дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә татар теле тарихын өйрәнүче галимнәр бик аз. Бу хакта ул “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли форумында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.“Татар теле тарихы – катлаулы өлкә. Ул хәзерге татар телен һәм башка төрки телләрне, аларның диалектларын белүне дә, җәмгыять тарихын күзаллауны да таләп итә. Вахит Хаков нәкъ шундый киң колачлы белгеч иде. Аның фәнни мирасы сакланырга, өйрәнелергә тиеш. Латыйф Җәләй, Фәһимә Хисамова, Вахит Хаковлар нигез салган өлкәне җанландырырга, үстерергә телибез”, - ди ул.Галимә сүзләренчә, хезмәтләргә студентларның һәм яшь галимнәрнең игътибары җәлеп ителә. “Элегрәк мәктәп укучыларын да фәнни юнәлешкә кертеп җибәрүгә йөз тота идек, быел исә күбрәк студентлар белән эшләдек. Төп үзенчәлек – яшь галимнәр, укучыларның фәнни фикер алышу мәйданчыгы булуында”, - диде КФУ доценты.Халисә Ширмән 2010 елдан башлап, Вахит Хаковка багышланган конференцияләр уздырылганын әйтеп узды. “Вахит Хаков – фәнни җитәкчем, тел белгече, шуңа күрә аның хезмәтләре, үзе хакында күп фикерләр әйтә алам. Татар теленең иң борынгы чорларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган үсешен студентларга аңлаешлы, матур итеп, тыныч тавышы белән аңлата иде”, - диде ул.“Кызганыч, тел тарихы фәне бүгенге көндә бик актив үсә дип атый алмыйм. Соңгы елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре шактый көч куя. Без дә университетта татар теле тарихын өйрәнүне сакларга омтылабыз. Ул аерым предмет буларак та укытыла. Вахит абый Хаковның хезмәтләреннән гел файдаланабыз”, - ди Халисә Ширмән.Конференция өч юнәлештә уздырыла. “Беренче утырыш Вахит Хаковның фәнни эшчәнлегенә багышлана. Анда арихи-чагыштырма тел белеме һәм төрле төркемгә караган телләрне үзара чагыштырып өйрәнгән чыгышлар бар. Педагогика юнәлешендә хәзерге көндә татар телен укыту проблемалары, әдәбият белеме һәм әдәбиятны мәктәптә укыту мәсьәләләре күтәрелә”, - диде ул.