news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы вузларга каникул вакытын эшләмәгән көннәргә күчерергә рөхсәт итте

Эшләми торган көннәр вакытында югары уку йортлары студентларны читтән торып укырга яки мөстәкыйль эшкә күчерә ала.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларына планлаштырылган каникулларны эшләми торган көннәргә күчерергә рөхсәт бирелде, дип хәбәр ителә Мәгариф министрлыгы боерыгында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мәгариф һәм фән оешмалары җитәкчеләре каникулларны календарьда каралган 1.1 пунктында күрсәтелгән чорга күчерергә хокуклы», — диелә ведомство сайтында бастырылган документта.

Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, үз чиратында, эшләми торган көннәр вакытында югары уку йортлары студентларны читтән торып укырга яки мөстәкыйль эшкә күчерә ала, диде.

«Бу катлаулы чорда укуны дәвам итү мөмкинлеге белем бирүнең сыйфатын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», — ди министр.

Фальков студентларның мөстәкыйль эше югары уку йортлары тарафыннан методик яктан тәэмин ителергә һәм алынган белемнәрне тикшерү белән бергә алып барылырга тиешлеген искәртте.

Бу атнада Президент Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны эшләми торган көннәр итү турындагы указга кул куйды. Бу чара коронавирус таралуны булдырмау өчен кирәк. Шул ук вакытта төбәкләргә эшләми торган көннәр вакытын арттырырга рөхсәт иттеләр — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә алар 28 октябрьдән башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100