news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда Бердәм дәүләт имтиханын читтән торып тапшыру мөмкинлеген бәяләделәр

Мәгарифкә, шул исәптән йомгаклау аттестациясе процедураларына цифрлы технологияләрне актив рәвештә кертү белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә, әлеге процесста катнашучыларның мотивациясен стимуллаштыра һәм сыгылмалы компетенцияләрне үстерергә ярдәм итә.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы дистанцион рәвешкә күчерелергә мөмкин, әмма мондый формат әлегә имтиханны объектив рәвештә үткәрергә һәм аны тулысынча контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Карантин шартларында йомгаклау аттестациясен цифрлаштыру һәм киләчәктә аны дистанцион рәвешкә күчерү мөмкинлеге турында дискуссия актуаль төс алды. Мондый мөмкинлек каралса да, бүгенге көндә дистанцион формат имтиханнарның объектив рәвештә үткәрелүен тулы күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирми», - диде Музаев.

Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Рособрнадзор) билгеләп үтүләренчә, мәгарифкә, шул исәптән йомгаклау аттестациясе процедураларына цифрлы технологияләрне актив рәвештә кертү белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә. Әлеге процесста катнашучыларның мотивациясен стимуллаштыра һәм сыгылмалы компетенцияләрне үстерергә ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100