news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча педагогия көллиятендә Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды

15 млн сумга төшкән остаханәләр ярдәмендә укытучылар һәм тәрбиячеләр заманча компьютер технологияләрен һәм программаларын кулланып эшләргә өйрәнәчәк.

Арча педагогия көллиятендә Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды
Салават Камалетдинов

(Арча, 22 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча педагогия көллиятендә булачак укытучыларны әзерләү өчен Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды. Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган классларда укучылар «Башлангыч сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Мәктәптә музыка укыту», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча белем һәм SkillsPassport дип аталган документ алачак.

Яңа остаханәләр ярдәмендә укытучылар һәм тәрбиячеләр заманча компьютер технологияләрен һәм программаларын кулланып эшләргә өйрәнәчәк. Мәсьәлән, физкультура укытучысы фитнес-тренер компетенциясе алачак. Ул махсус җиһазлар ярдәмендә кешенең мускуллар төзелешен бәяләргә, күнегүләрне көйләргә өйрәнәчәк. Массакүләм спорт чаралары уздыру, дистанцион укыту өчен заманча аудио-, видеороликлар ясауны да үзләштерәчәк.

«Бүген Татарстанда беренче мәртәбә педагогик һөнәри белем бирү оешмалары арасында „Социаль өлкә“ профиле буенча остаханәләр ачылды. Без 15 млн сумлык федераль грант ярдәмендә дүрт остаханә ачып, көллиятнең материаль-техник базасын яхшырттык», — диде Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

Яңа җиһазлар ярдәмендә укыту урта һөнәри белем бирү оешмалары турындагы элеккеге стереотипларны вата. Бу остаханәләр дөнья стандартларына туры китереп эшләнгән.

«Остаханәләрдә көллият студентларыннан тыш, квалификацияне күтәрү курсларын үтүче башка педагоглар һәм тәрбиячеләр дә, һөнәри ориентация буенча белем тупларга теләгән мәктәп укучылары да шөгыльләнә алачак», — диде Гөлнара Гарипова.

Федераль грант алу белән көллияткә максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча яңа җаваплылык та йөкләнгән. Мәсәлән, ел азагына кадәр 400 кеше яңа остаханәләр ярдәмендә профессиональ белемен арттырырга тиеш. Шулар арасында укытучылар, тәрбиячеләр өстәмә белем бирүче педагоглар булыр дип көтелә. Бүгенгесе көндә көллият тарафыннан яңа остаханәләрне кулланып укыту буенча утыздан артык программа төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100