news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Без илдә төрле телдәге дәреслекләр булуы белән горурланырга тиеш

Дәүләт Киңәшчесе «Адымнар» мәктәбендә кулланма түгел, нәкъ менә дәреслекләр булырга тиешлеген әйтте.

Минтимер Шәймиев: Без илдә төрле телдәге дәреслекләр булуы белән горурланырга тиеш
Владимир Васильев

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, «Адымнар» күп телле мәктәбендә кулланма түгел, ә бары тик дәреслекләр булырга тиеш. 

Бүген ул Казан Кремлендә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты. 

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин иң мөһим сорау итеп, «Адымнар» комплексы өчен укыту-методик комплектларын эшләүне билгеләде. 

«Алар эшләнгән. Бу мәсьәләдә КФУ зур роль уйный. Гарәп, татар теле буенча дәреслекләр, башлангыч сыйныфлар өчен „Теләктәшлек фәлсәфәсе“ уку кулланмасы… Боларны исәпкә алабыз. Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү бурычы да хәл ителергә тиеш», — диде.

«Нәкъ менә дәреслек, бүтән сүз ишетәсе килми. Уку кулланмасы булмасын ул. Гомер буе дәреслек буенча өйрәндек. Бары тик дәреслекләр турында барырга тиеш сүз. Күп милләтле илдә барлык кешене хөрмәт итәргә тиешбез», — дип әйтте Минтимер Шәймиев.

Ул югары хакимият, Дума депутатлары да бу сорауларга игътибарлы булырга тиешлекләрен искәртте. «Без илдә шундый төрле телдәге дәреслекләр булуы белән горурланырга тиеш. Безгә бу бик мөһим», — диде.

Дәүләт Киңәшчесе, дәреслекләр милләт мәнфәгатьләрен, туган телне өйрәнү күләмнәре буенча ихтыяҗларны исәпкә алырга тиеш, дип басым ясады. «Без бу проблема белән шөгыльләнәбез, тагын да тирәнрәк үтеп керергә кирәк», — диде Шәймиев. Күп телле мәктәпләр базасында кимендә өч телне белү максаты куелганын искәртте. 

«Балаларга нәрсә бирсәк, шуны алачакбыз. Балалар хакына барысы да эшләнәчәк. Әгәр белем бирү киңлеген дөрес итеп куллансак, балаларны бик күп нәрсәләргә өйрәтәчәкбез», — дип әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100