news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә, Түбән Камада «Адымнар» мәктәбе киләсе елның сентябрендә ачылырга тиеш

Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очраша.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әлмәттә һәм Түбән Камада «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәпләре киләсе елның сентябрендә ачылырга тиеш.

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очраша. 

Шәймиев яңа мәктәпләр төзелешенә беренче нигез ташлары салынганын әйтте. «Төзелеш башланды. Киләсе елның сентябренә ачылыр дип уйлыйм», — диде. 

Генераль подрядчы булган «Грань» компаниясе җитәкчесе Леонид Анисимов мәктәпләр 1 сентябрьгә түгел, бәлки, иртәрәк тә әзер булачак, дип ышандырды.

Минтимер Шәймиев шушы проектка тотынгач, алты күп телле белем бирү комплексы төзелеше ниятләнгәнен искәртте. «Хәзер Казанда, Алабугада, Чаллыда, Актаншта дүрт мәктәп файдаланышта. Алга таба шулай ук дус булып, адымнарны дәвам итәргә кирәк. Казан үрнәк күрсәтә», — дип белдерде. Минтимер Шәймиев Казан һәм Чаллыдагы «Адымнар» мәктәпләре директорларының бишәр тел белүен дә искәртте. 

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, шәһәр читендәге кампуслар да әзерләнеп беткән диярлек. Бу проектка катнашы булганнарны ул кыю эшләргә өндәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100