news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин укытучылар әзерләү өчен быел яңа өстәмә белгечлекләр ачылганын әйтте

Министр сүзләренчә, бу, әйтик, авыл җирлегендә аз комплектлы мәктәпләрдә укытучыларның эш сәгатьләрен башка фәннәрдән дә укыту нәтиҗәсендә тиешле күләмгә җиткерергә булышачак.

Илсур Һадиуллин укытучылар әзерләү өчен быел яңа өстәмә белгечлекләр ачылганын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучылар әзерләү өчен быел яңа өстәмә белгечлекләр ачылганын әйтте.

«Без республикадагы сәясәт нәтиҗәсендә, КФУ, аның филиаллары Алабуга институты, Чаллы университеты базасында белгечләр әзерлибез. Билингваль, полилингваль нигездә белгечләр әзерләү безнең бөтен дөньяга, илгә өч телле укытучыларны ничек әзерләүне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде министр Казан Кремлендә «Адымнар» проектын өлеш кертүчеләр белән очрашуда.

Ул хәзер югары уку йортларында педагогика юнәлеш буенча 15 мең кеше белем алуын искәртте. «Алар безнең мәктәпләргә килергә әзер. Без быел яңа өстәмә белгечлекләр ачтык. Мәсәлән, башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы, математика һәм инглиз теле укытучысы, тарих һәм инглиз теле укытучысы», — диде Илсур Һадиуллин. 

Аның сүзләренчә, бу, әйтик, авыл җирлегендә аз комплектлы мәктәпләрдә укытучыларның эш сәгатьләрен башка фәннәрдән дә укыту нәтиҗәсендә тиешле күләмгә җиткерергә булышачак. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучысы бу мәктәптә инглиз телен дә укыта алачак. 

«Бу республикада белгечләрне әзерләү системасына җитди караш булуын күрсәтә. Бүген нәтиҗәләре дә бар. Бүген иң мөһиме — кадрлар. Төп фигура — укытучы. Укытучылар да яклауга, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ. Җәмгыять тарафыннан укытучыны без югарылыкка күтәргәндә генә нәтиҗә бар», — дип белдерде министр.

Ул федераль дәүләт стандартлары кысаларында киләсе елдан дәүләт теле булачагын искәртте. «Хәзер бу республикада сынала. 3607 кеше укыган „Адымнар“ мәктәбендә полилингваль траекториядә 100 процент диярлек дәүләт теле буларак татар телен сайлаган. Бу мәктәп җитәкчелеге, коллектив тырышлыгы», — диде Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100