news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков мәктәпләрдә Татарстан тарихы укытылмавына ризасызлык белдерде

Тарихчы Дамир Исхаков Казанны алу, Куликово бәрелешен укыту буенча бәхәсләр чыгуын, шуңа күрә тарихны төрле яклап күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Дамир Исхаков мәктәпләрдә Татарстан тарихы укытылмавына ризасызлык белдерде
Рамил Гали

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Заһидуллина). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Дамир Исхаков «Интертат»ка биргән интервьюсында Татарстан мәктәпләрендә милли тарихның укытылмавына ризасызлык белдерде.

«Ни өчен мәктәпләрдә милли тарихны төшереп калдырдылар? Безнең һәр сыйныф өчен дәреслекләребез бар бит. Хәзер милли тарих юк дәрәҗәсендә, аны Россия тарихы кысаларында гына өйрәнергә тиеш булып чыгабыз. Әмма ул очракта Россия тарихы руслар тарихыннан — викинг, славяннардан башлана, аларның безгә күзе төшкәч кенә без килеп чыгабыз», — диде Дамир Исхаков.

Дамир Исхаков Казанны алу, Куликово бәрелешен укыту буенча бәхәсләр чыгуын, шуңа күрә тарихны төрле яклап күрсәтергә кирәклеген дә әйтте. Казанны алу, Куликово бәрелеше буенча бәхәсләр чыгуын әйтте. Аның фикеренчә, татарның бу тарихка үз карашы булырга мөмкин, шул сәбәпле, ике якныкын да күрсәтергә кирәк. Дамир Исхаков татар тарихының борынгырак та булуын искәртә.

«Без аңарчы булмаганмыни? Нишләп без үз тарихыбызны шулай өйрәнергә тиеш? Безнең бабалар алардан күпкә иртәрәк оешкан, дәүләтләр тоткан булган. Мәктәпләрдә милли тарих булырга тиеш, аның [дәресләрнең] санын килештерергә мөмкин дип уйлыйм», — диде ул.

Дамир Исхаков 1993 елда Американың Мэдисон шәһәрендә булганда күргәннәрен сөйләде. «Ак тәнлеләр Колумбның Американы ачуын бәйрәм итәләр иде. Ә индеецлар моны фаҗигаләре башланган көн дип саныйлар, шушы митингта аларга каршы чыгыш ясадылар. Америка — демократик җәмгыять булгач, анда ике караш та ярый. Без дә балаларга бу шулай булган дип аңлатырга тиеш. Өстән төшергән әйбергә генә күнекмәсеннәр, үзләре уйларга өйрәнсеннәр», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100