news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен Татарстанга 1,8 млрд сум бүлеп бирелә

2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә Россия бюджеты хисабыннан ай саен 5 мең сум акча түлиләр.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә ай саен өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан 1,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.

«Белгәнегезчә, быел 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре, сыйныфта балалар саны күпме булуга карамастан, ай саен 5 мең сум ала. Тагын 1550 сум һәм һәр укучыга тагын 80 сум түләнә. Киләсе елга РФ бюджетында федераль түләүләргә 1 млрд 858 млн сум каралачак», — диде депутатларга ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы.

Һадиуллин быелның дүрт аена сыйныф җитәкчелеге өчен ай саен акчалата өстәмәләргә федераль бюджеттан 619 млн сум акча бүлеп биреләчәген искәртте.

«Мәгариф системасында уртача хезмәт хакына килгәндә, мәктәпләрдә ул 34 мең сумнан аз гына арта, ә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында — 30 мең 285 сум. Бу-отпускларны исәпкә алмыйча», — диде докладчы.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә 2021 елга 2 млрд 225 млн сум акча каралганын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100