news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан вәкиле “Ел укытучысы-2008” конкурсының финалына үтә алмады
Санкт-Петербургның Юсупов сараенда “Россиянең ел укытучысы-2008” конкурсының беренче турына нәтиҗә ясалды
Скопировать ссылку
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Санкт-Петербургның Юсупов сараенда “Россиянең ел укытучысы-2008” конкурсының беренче турына нәтиҗә ясалды.
Чарада 15 җиңүченең исемнәре аталды, аларны икенче тур сынаулары – мастер-класс һәм “Мәгариф гасырында гаилә һәм мәктәп” дигән темага лекция көтә. 3 октябрьдә Мәскәүдә төп лауреатның исемен игълан итәчәкләр – аңа Бәллүр пеликан һәм “Ел укытучысы-2008” исеме биреләчәк.
Кызганычка күрә, Татарстан вәкиле Гүзәл Минһаҗева конкурста иң яхшы 15 мөгаллим арасына керә алмады. Искәртеп узабыз, Гүзәл Минһаҗева - “Ел укытучысы-2008” республика конкурсы җиңүчесе, ул Чаллының кайбер фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 44нче урта гомумбелем мәктәбендә немец теле укыта.
Санкт-Петербург “Ел укытучысы-2008” конкурсының финалын император Александр II исемендәге гимназиядән Петербург мөгаллиме Дмитрий Гущин узган ел конкурсның төп призы – “Бәллүр пеликан” бүләгенә лаек булганга күрә кабул итә.
“Ел укытучысы-2008” конкурсы жюриен Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий җитәкли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot