Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт хезмәтләрендә югары уку йортына гариза биргәндә аттестат күрсәтмәсәң дә ярый
Абитуриент югары уку йортының кабул итү комиссиясенә укуга кабул итү турында гариза гына җибәрергә хокуклы.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Абитуриентларга «Югары уку йортына онлайн керү» сервисы аша Россия вузларына кабул итү турында гариза тапшырган вакытта белем алу турында документларын яки аларның күчермәләрен күрсәтмәскә рөхсәт ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Күрсәтелгән документ турындагы мәгълүмат "Белем алу һәм (яки) квалификация турындагы документлар хакында мәгълүматлар федераль реестры» системасында булган белешмәләр белән расланачак», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Абитуриент югары уку йортының кабул итү комиссиясенә укуга кабул итү турында гариза гына җибәрергә хокуклы. «Шул рәвешле, онлайн-форматта белем алу өчен документлар кабул итүдә мөмкин булган кадәр уңайлы шартлар тәкъдим ителә, нәтиҗәдә абитуриент администрация белән шәхси элемтәгә кермәячәк», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз