news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч фән буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгы белән чагыштырганда югарырак

Барлык фәннәр буенча нәтиҗәләр турында сөйләргә әлегә иртә, чөнки барлык эшләр дә тикшерелеп бетмәгән .

Татарстанда өч фән буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгы белән чагыштырганда югарырак
Арсений Каримов

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). БДИның тикшерелгән дүрт фәннән өчесенең нәтиҗәләре уртача баллы 2019 елгы күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Без география, рус теле, әдәбият һәм информатика буенча нәтиҗәләр алдык. Аларның беренче өчесе буенча нәтиҗәләр узган елгыдан югарырак. Информатика әлегә түбәнрәк, әмма резерв һәм өстәмә көннәрдә әле имтихан тапшырылмаган», - диде Рафис Борһанов.

Ул барлык фәннәр буенча да нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә әле, чөнки барлык эшләр дә тикшерелмәгән һәм резерв көннәрендә имтиханнар тапшырылмаган, дип өстәде.

Элегрәк «Татар-информ»  Татарстанда БДИның йөз баллы һәм югары балллы нәтиҗәләре артуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100