news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел 150 абитуриент укырга керәчәк

Студентлар аена 15 мең сум стипендия алып укыячак.

Киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел 150 абитуриент укырга керәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел максатчан юллама белән 150 абитуриент укырга керәчәген әйтте.

«Бүгенге көндә Татарстанда дефицит булган фәннәрдән укытучылар хәзерләү өчен 617 студент аена 15 мең сум стипендия алып укый. Шуларның 237се ике һәм өч телле әзерлек ала. Киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел без 150 абитуриентны махсус стипендия проекты нигезендә укырга кертәбез», — диде министр Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Күп телле укытучыларны Казан федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм КФУның Алабуга институты әзерли.

«Узган уку елында Казанда күп телле мәктәп эшли башлады. Анда өч меңгә якын бала укый. Андый мәктәп Алабугада да бар. Быел Яр Чаллыда 1 сентябрьдә 1224 урынга исәпләнгән күп телле мәктәп ачылачак. Шушы мәктәпләрдә эшләр өчен телне белгән укытучылар кирәк. Өч телдә укыта алган математика, информатика, тарих, башлангыч сыйныф укытучылары әзерләргә уйлыйбыз», — диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100