news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ җитәкчелеге татар журналистикасы юнәлешенә биш бюджет урыны булачагын әйтте

Татар журналистикасы Казан федераль университетында «Яңа милли медиа» дип атала.

КФУ җитәкчелеге татар журналистикасы юнәлешенә биш бюджет урыны булачагын әйтте

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан федераль университеты проректоры Дмитрий Таюрский татар журналистикасы юнәлешендә көндез уку өчен биш бюджет урыны булачагын әйтте.

«Абитуриентлар кабул итү буенча контроль цифраларны безгә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бирә. „Яңа милли медиа“ дип аталган татар журналистикасына бездә биш бюджет урыны бар», — диде Дмитрий Таюрский республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм укуның көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot