news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Югары уку йортларында бюджетка керүнең икенче дулкыны бетерелде

Министр югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренә кертелгән төп үзгәрешләр турында сөйләде.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин югары уку йортларында бюджет урынына керүнең икенче дулкыны беткәнен әйтте.

«Әгәр элек беренче этапта бюджет урыннарының 80 проценты тулып, 20 проценты икенче этапка калган булса, хәзер инде бюджет урыннарына кабул итү бер генә тапкыр булачак», — диде министр Хөкүмәт йортында узган брифингта. Ул бу яңалыкны абитуриентлар өчен уңайлы булачагын аңлатты. Быелдан булачак студентка ике мәртәбә кайгырырга кирәкмәячәк.

Министр кабул итү кагыйдәләренә кертелгән башка төп үзгәрешләр турында да сөйләде. Укырга керүче бер үк вакытта 5 югары уку йортына гариза тапшыру хокукын саклый. Элек абитуриент документларны бары тик 3 белгечлеккә генә бирә алган булса, хәзер ул уку йортының ун юнәлешен сайлый ала.

Быел конкурс исемлегендә укырга керүчеләрнең фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелмәячәк. Моның урынына СНИЛС номеры булачак.

Вузлар беренче чиратта илкүләм олимпиада җиңүчеләрен, ташламалары булган абитуриентларны һәм оешмалардан алган максатчан юлламасы булганнарны кабул итәчәк. Алга таба бюджет урыннарына керү конкурс исемлеге буенча барачак. Министр әлеге мөмкинлекне илкүләм олимпиада җиңүчеләре үзләре теләгән уку йортларына керә алсын өчен булдырылганын әйтте.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Татарстанда быел илкүләм олимпиадаларда 213 җиңүче булган. Тугыз ел рәттән республика олимпиада җиңүчеләре саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100