news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Архитектура университеты ректоры: Татарча техник белем алырга теләүчеләр юк диярлек

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры районнардан татар телендә укырга теләүче укучыларны максатчан юлламалар белән җәлеп итәргә мөмкин икәнен әйтте.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов татар телендә югары техник белем алырга теләүчеләр «юк диярлек», дип әйтте.

«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты татар телендә техник белем биргән бердән-бер югары уку йорты. Татар телендә без бик күп китаплар язган идек. Бу эшне алып барырдай кешеләребез әлегә бар, тик татар телендә укырга теләүчеләр юк дисәң дә була», — диде Рәшит Низамов Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Ректор икенче ел рәттән татар төркеме туплап булмавын әйтте.

«Тагын бер-ике ел шулай барса, бу система бетәчәк. Бу эчне бик пошыра. Районнардан татар телендә укырга теләүче укучыларны максатчан юлламалар белән җәлеп итәргә мөмкин. Бу эшне оештыру кыйммәткә дә төшми инде, ләкин бүгенге көндә ул юк», — диде Рәшит Низамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100