news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда укытучылар белән Бердәм дәүләт имтиханы уздырып караячаклар

Сынау имтиханнары 29-30 июньдә узачак.

Казанда укытучылар белән Бердәм дәүләт имтиханы уздырып караячаклар
архив

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда мәктәп хезмәткәрләре өчен сынау имтиханнары 29-30 июньдә булачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтте.

«Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан, 29-30 июньдә сынау имтиханнары уздырылачак. Алар барлык пунктларда укучыларсыз, әмма пункт эшчеләре катнашында узачак», — диде Ирек Ризванов.

Дәүләт имтиханнары барышында хезмәткәрләр оештыру мәсьәләләрен һәм техник әзерлекне тикшерәчәк. Имтихан пунктларында барлык белгечләр дә инструктаж узачак.

Чыгарылыш укучылары өчен имтиханнар 3-25 июльдә үтәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot