Татарстанның әйдәп баручы ММЧ вәкилләре яңа салына торган балалар бакчасында булды

Пресс-турны Казан мэриясе оештырды

 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казанда мәктәпкәчә белем бирүне модернизацияләү программасы кысаларында салына торган балалар бакчасына пресс-тур оештырылды. Башкаланың Идел буе районы Габишев һәм Кол Гали урамнары чатында урнашкан бу объектта эш агымдагы елның гыйнварында башланып киткән. Аны салуга 83 млн сум акча бүлеп бирелгән. Гомуми мәйданы 4 мең кв. м тәшкил иткән әлеге балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән: биредә 20шәр баладан торган 7 төркем мәктәпкәчә белем алачак.

Бу хакта сәфәр барышында шәһәр Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Фазылов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, генераль подрядчы буларак “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ сайлап алынган, төзелеш эшләрен турыдан-туры башкара торган подрядчы – “Строй Линии” ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта төзелеш объектында эчке матурлау эшләре башкарыла, инженерлык челтәрен үткәрү төгәлләнеп килә. “Балалар бакчасын төзүдә экологик материаллар файдаланырга тырышабыз. Әйтик, коридор идәннәрендә – керамик гранит, музыка залында – ламинат. Янгынга каршы ишекләр, янгын сигнализациясе системасы урнаштырылган”, – дип сөйләде “СтройЛинии” ҖЧҖнең җитештерү-техник бүлеге башлыгы Ленар Тальдаев.

Барлык төзелеш-монтажлау эшләрен июльдә тәмамлау ниятләнә. Балалар бакчасын 1 сентябрьдә ачу планлаштырыла, дип ассызыклады Алмаз Фазылов.

Әлеге мәктәпкәчә белем бирү йорты мөдире Гүзәл Хәйретдинова сүзләренә караганда, балалар бакчасына чиратка басу “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча башкарыла.

Искәртеп үтик: мәктәпкәчә белем бирүне модернизацияләү программасы кысаларында быел Казанда 3210 урынга исәпләнгән шундый заманча 20 балалар бакчасы төзелә.