Башкортстан уку йортлары татар бүлекләре авыр хәлдә

Башкортстан дәүләт университетында элекке елларда татар кафедрасының көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 25әр егет һәм кыз кабул ителә иде
(Уфа, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан югары уку йортларында белем алырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә башлады. Быелгы уку елы татар бүлекләре өчен тагын да хәвефлерәк хәбәрләр алып килде. Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы белән Башкортстан дәүләт педагогия университеты татар теле бүлеге мөгаллимнәре биредә урыннарның кыскартылуын һәм читтән торып укуның бетерелүен белдерде.
Башкортстан дәүләт университетында элекке елларда татар кафедрасының көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 25әр егет һәм кыз кабул ителә иде. Быел исә анда читтән торып уку бүлеген тәмам япмакчы булганнар. Әмма кафедра мөдире Алмаз Шәйхуллов әйтүенчә, университетның татар бүлегенең читтән торып уку төркемен быелга саклап калуга ирешкәннәр. Шулай да анда 8 генә кешене алачаклар. Көндезге бүлеккә дә татар талиплары саны 12 генә булачак.
Ә менә Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар кафедрасында читтән торып уку төркемен тулысынча япканнар. Анда да элек көндезге һәм читтән торып уку төркемнәренә 25әр кешене кабул итә торганнар иде. Хәзер исә көндезге төркемгә дә нибары 15 кенә кеше алыначак. Кафедра мөдире Фәнисә Гафурова әйтүенчә, башта биредә татар-инглиз бүлеге, аннан соң татар-алман бүлеге ябылган. Алдагы бер-ике елда саф татар бүлеге дә ябылырга мөмкин икән.
Башкортстан республикасы мәгарифе өчен җаваплы җитәкчеләр соңгы елларда татар бүлекләре ябылу ихтималлыгын гел әйтә килгән иде. Имеш, Башкортстанда татар теле укытучыларына мохтаҗлык булмаячак. Бу аңлашыла да, соңгы елларда күп кенә татар мәктәпләрендә укыту башкортчага әйләндерелә.
Ике университетның да татар кафедрасы мөгаллимнәре әйтүенчә, миллионнан артык татар яшәгән Башкортстанда нишләп инде татар укытучылары кирәкмәсен ди. Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасының 50 еллык тарихы бар. Аны тәмамлап чыгучылар күренекле язучылар, журналистлар һәм мөгаллимнәр булып китте. Бүгенге көндә кафедрада Алмаз Шәйхуллов, Суфиян Поварисов, Камил Дәүләтшин кебек профессорлар, Лилия Сәгыйдуллина, Рамил Миңнеәхмәтов, Рәүф Идрисов кебек доцент, фән кандидатлары хезмәт сала. Шушындый алдынгы кафедраның ябылу алдында торуы мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклап калырга тырышкан бер вакытта гайре бер күренеш булып тора, дип әйтә татар мөгаллимнәре.
Сүз дә юк, соңгы елларда Уфадагы югары уку йортларындагы татар теле бүлекләренә укырга керергә теләүчеләр саны шактый кимеде. Хәтта аларда конкурс та юк дәрәҗәсендә, бер урынга бер генә кеше имтихан тота, диярлек. Ләкин бу татар балаларының кимүен түгел, ә республикадагы милли сәясәт кайтавазын аңлата.
Башкортстан дәүләт университетына һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетына татар теле бүлекләренә килүчеләр элекке елларда шактый күп була торган иде. Әмма соңгы өч-дүрт елда аларга килүчеләр саны бермә-бер кимеде. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегенә былтыр бер урынга нибары 1,2 кеше туры килде. Гадәттәгечә, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә Дүртөйле, Чакмагыш, Яңавыл, Борай, Илеш, Кушнаренко кебек саф татар районнарыннан килүчеләр күпчелекне тәшкил иткән. Укырга килүчеләрнең зур күпчелеге һаман да кызлар.
Башкортстан дәүләт университеты профессоры Камил Дәүләтшинны да татар бүлекләренә укырга керүчеләр саны кимү хәвефләндерә. Мөгаллимлек эшенә, татар яшьләренә белем бирүгә үзенең кырык елдан артык гомерен багышлаган аксакал сүзләренчә, Башкортстан югары уку йортларына укырга керергә теләүче татар балалары саны кимүнең сәбәпләре берничә төрле.
“Иң беренчедән – Башкортстанда татар мәктәпләре саны кими. Ә инде татар мәктәпләре кими икән, димәк татар теле укытучыларына да киләчәктә ихтыяҗ булмаячак. Моның перспективасы юк, дип, әлбәттә инде, яшьләр татар теле бүлекләренә килергә ашкынып тормый. Кемнең инде университет бетереп, эшсез йөрисе килсен”, - ди Камил Дәүләтшин.
Әйе, Башкортстандагы югары уку йортларында эшләп килүче татар бүлекләрендә укырга теләүчеләр саны кимү күпләрне борчый. Әмма бу хәлне үзгәртү өчен әлегә берни дә эшләнми дип әйтергә тулы нигезлек бар. Биш ел элек Уфадагы педагогия училищесында татар теле бүлеге ябылган иде инде. Әгәр Башкортстанда татарларга карата әлеге милли сәясәт киләчәктә дә дәвам итсә, университетлардагы татар бүлекләрен дә шул ук язмыш көтүе бик тә ихтимал, дип белдерә укытучылар үзләре дә.