Югары уку йортлары өчен Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш кичәсе 4 июльдә узарга мөмкин

Россия Фән һәм югары белем министрлыгының чыгарылыш кичәләрен бөтен ил күләмендә бер көнне үткәрүгә бәйле тәкъдимен күп кенә югары уку йортлары хуплап каршы алды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Быел югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен беренче тапкыр оештырылачак Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш кичәсе 4 июльдә узарга мөмкин. Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «Россия 24» телеканалындагы «Диалог» программасында шул хакта хәбәр итте.

«Без инициатива белән чыгыш ясадык, - диде РФ фән һәм югары белем министры. - Икенче яктан, әгәр уйлап карасаң, онлайн чикләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирә. 4 июль барысын да берләштерүче бәйрәм булыр дип уйлыйм».

Аның сүзләренчә, илнең теге яки бу өлкәдә уңышка ирешкән кешеләре, югары уку йортларын тәмамлаучыларны онлайн-режимында котлап, «үзләренең студент елларын искә төшерә һәм изге теләкләрен җиткерә алачак». Фальков искәрткәнчә, «югары уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт тарафыннан теләктәшлек, ярдәм һәм бәйрәм атмосферасы тудыруларын көтә».

Ул билгеләп үткәнчә, чыгарылыш кичәләрен бөтен ил күләмендә бер көнне үткәрүгә бәйле тәкъдимне күп кенә югары уку йортлары хуплап каршы алган. «Мин әлеге эксперимент игътибарга лаек дип уйлыйм», - дип сүзен йомгаклады фән һәм югары белем министры.

«Татар-информ» агентлыгы Бөтенроссия чыгарылыш кичәсенең сценарие әзерләнүе хакында хәбәр иткән иде инде.