news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә КФУ филиалын ябалар

Барлык студентлар Казанга тиешле факультетларга күчереләчәк, аларга тулай тораклардан урын бирәчәкләр һәм адаптация өчен шартлар тудырачаклар

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә КФУ филиалы ябылачак. Сәбәбе – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән нәтиҗәлелек критерийларына туры килмәү. Бу хакта вузның Галимнәр советында белдерелгән, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

КФУ ректоры Илшат Гафуров ассызыклаганча, вузда калырга теләгән һәр хезмәткәр төп вузда эшкә урнаштырылачак. Барлык студентлар Казанга тиешле факультетларга күчереләчәк, аларга тулай тораклардан урын бирәчәкләр һәм адаптация өчен шартлар тудырачаклар.

Шулай ук утырышта Экология һәм география институты директоры Светлана Селивановская чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, яңа Экология һәм табигатьтән файдалану институты барлыкка киләчәк. Хәзерге Экология һәм география институтыннан Идарә һәм территориаль үсеш институтына география һәм картография, социаль-мәдәни сервис һәм туризм, география һәм төбәкне өйрәнү, географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедралары күчерелә. Экология һәм табигатьтән файдалану институты үз составына Фундаменталь медицина һәм биология институтыннан туфракны өйрәнү кафедрасын алачак. Яңа институт якынча 700 студентны әзерләячәк. Аны Товарищеская ур., 5 адресы буенча урнаштыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot