news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 26 мең кыз һәм егет өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак

Казанда массакүләм гомумшәһәр бәйрәме 25 майда узачак

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 25 688 кыз һәм егет өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
Казанда гомумшәһәр соңгы кыңгырау бәйрәме 25 майда билгеләп үтелә. Массакүләм яшьләр бәйрәме “Татнефть-арена”да 13 сәгатьтә башланыр дип планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Татарстанның Азнакай, Әтнә, Лаеш, Чистай һ.б. кайбер районнарда мәктәпне тәмамлаучы яшьләр өчен соңгы кыңгырау иртәгә яңгыраячак. Бу бәйрәм иртәгә Казанның 39 мәктәбендә дә билгеләп үтелә.
Нигездә, бу бәйрәм күп кенә мәгариф учреждениеләрендә 25 майда үткәреләчәк. Шулай итеп, соңгы кыңгырау 25 майда Казанның барлык районнарында, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзәндә, республиканың башка районнарында яңгыраячак.
Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре, нигездә, 20 июньгә билгеләнгән. Узган ел республика мәктәпләрен тәмамлаучы яшьләрнең саны 30 меңнән артык иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot