news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Педагогика фәннәре кандидаты, галим Камил Биктаһиров вафат

Аңа 83 яшь иде.

Педагогика фәннәре кандидаты, галим Камил Биктаһиров вафат
http://shahrikazan.ru/

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Озак еллар Казан дәүләт университетында педагогика фәнен укыткан галим, педагог Камил Биктаһиров вафат булган. Бу хакта мәрхүмнең элеккеге коллегаларына сылтама белән «Шәһри Казан» хәбәр итә.

Педагогика фәннәре кандидаты, доцент, шактый вакыт КДУның татар факультетында «Педагогика» нигезләрен өйрәткән Камил Биктаһировны соңгы юлга озату иртәгә «Казан нуры» мәчетендә узачак. Мәрхүм Казанның Коры елга зиратында җирләнәчәк. Аңа 83 яшь иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot