Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 5 мәктәбе укучыларының конкуренциягә сәләтлелеге буенча топ-100гә керде
Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлеген RAEX рейтинг агентлыгы әзерләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның биш мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының конкуренциягә сәләте буенча Россиянең 100 мәгариф учреждениесе исемлегенә керде. Исемлек RAEX («РАЭКС-Аналитика») рейтинг агентлыгы тарафыннан төзелгән.
Иң яхшы мәктәпләр исемлегенә RAEX рейтингыннан укучылары Россия югары уку йортларына укырга керүче мәгариф учреждениеләре кергән.
Исемлектә Казанның 131нче лицее - 36нчы, КФУның IT-лицее – 53нче, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее - 54нче, Казанның 2нче лицее 76нчы урында тора.
Татарстанның Казаннан читтә урнашкан бердәнбер мәктәбе - Әлмәтнең 2нче лицее исемлектә 95 нче позициядә урнашкан.
«RAEX топ-100 рейтингында талантлы балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән мәктәпләр саны арта. Мондый элиталы уку йортлары һәркем өчен булган мәктәпләрне икенче планга чыгара», - дип китерә RAEX рейтинг агентлыгы генераль директоры Дмитрий Гришанковның сүзләрен КФУ матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз