news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан (Идел буе) федераль университеты җәйге сессияне онлайн-режимда уздырырга әзер

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, университетта белем бирү процессы дистанцион рәвештә уза.

Казан (Идел буе) федераль университеты җәйге сессияне онлайн-режимда уздырырга әзер
архив/Владимир Васильев

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чараларын озайтсалар, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары җәйге сессияне онлайн режимда тапшырачак. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Профилактик чараларны 30 апрельдән соң озайткан очракта, Казан (Идел буе) федераль университеты югары уку йортында барлык белем алучылар өчен зачет-имтихан сессиясен дистанцион рәвештә үткәрергә әзер», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта университетта барлык белем бирү процессы дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, электрон мәгълүмат-белем бирү мохитендә гамәлгә ашырыла, дип ышандырдылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100