news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләнәчәк

«Президентыбыз карары белән быелдан башлап олимпиада җиңүчеләренә 200 мең сум, ә призерларга 100 мең сум түләнәчәк», — диде министр.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Президентыбыз карары белән быелдан башлап олимпиада җиңүчеләренә 200 мең сум, ә призерларга 100 мең сум түләнәчәк. Олимпиадаларга матди яктан да, мораль яктан да Хөкүмәтебез, Президент тарафыннан хуплау бар», — диде министр.

Илсур Һадиуллин олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Татарстанның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Россиядә өченче урында булуын искәртте. Былтыр республиканың 211 укучысы җиңүче һәм призер булган.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, татар, чуваш, мари һәм башка телләрдән олимпиадаларда җиңүләр эчке имтиханда исәпкә алына. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100