news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мөселманнарының Дини җыены һәм Халыклар дуслыгы университеты килешү төзеде

Алар Россия мөселманнарының тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белем бирү чараларын уздыру өчен уртак эшчәнлек алып барырга җыена.

Россия мөселманнарының Дини җыены һәм Халыклар дуслыгы университеты килешү төзеде
https://dsmr.ru

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Дини җыены һәм Россия Халыклар дуслыгы университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Икесенең дә алга таба үсеше өчен бу мөһим документны Дини җыен җитәкчесе, мөфти Альбир хәзрәт Крганов һәм университет ректоры Олег Ястребов имзалады.

Килешүнең нигезен фән һәм мәгариф контекстында ислам мәдәниятен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштыруга, уртак программалар һәм проектлар эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру тәшкил итә. Бу турыда Россия мөселманнарының Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешү кысаларында Россия мөселманнарының тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белем бирү чараларын уздыру өчен уртак эшчәнлек оештыру планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot