Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады
Мәгариф һәм фән министры милли мәгариф өлкәсендә актив һәм сүлпәнрәк эшләүчеләрне санап узды.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады. «Кызганыч, Югары Осланда туган телдә белем һәм тәрбия бирү бөтенләй оештырылмаган», — диде ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.
Милли мәгарифкә зур игътибар бирүчеләрдән министр Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарын мисалга китерде.
«Әлмәт, Баулы, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарына игътибарны арттыру сорала», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.
«Балада туган телне өйрәнүдә кызыксыну уяту өчен, белем бирү процессы кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш. Коммуникатив технологияләрне кулланып, практик юнәлешле программаларны гамәлгә кертү — беренче юнәлеш», — диде мәгариф министры.
«Татар теленнән республикабызның дәүләт теле буларак һәм татар әдәбиятыннан эшләнгән программалар федераль реестрга кертелде», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз