Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Язгы каникул вакытында Татарстан лагерьларында 15 меңнән артык бала ял итәчәк
Республикада 265 сәламәтләндерү оешмасы эшләячәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Язгы каникулда Татарстанның 265 сәламәтләндерү оешмасында 15 меңнән артык бала өчен ял оештырырга планлаштыралар. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
«Язгы смена программалары дәүләт яшьләр сәясәтенең төп өстенлекле юнәлешләренә туры килә. Алар арасында гражданлык-патриотик, мәгълүмати-технологик, физкультура-спорт, лингвистик, социаль-педагогик юнәлештәге сменалар бар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән бәйле темаларга аерым игътибар биреләчәк», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, лагерьларда балалар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә коронавирустан куркынычсызлык чаралары тәэмин ителәчәк: барысының да даими рәвештә температураларын үлчәячәкләр, шулай ук кулларны ешрак юу, антисептик белән эшкәртү кирәклеген искәртәчәкләр.
Барлык бүлмәләрдә дә махсус дезинфекция чаралары ярдәмендә даими җилләтү һәм җыештыру эшләре үткәреләчәк. Шулай ук һәр бинада бактерицид лампалар урнаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз