news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ һәм Татар китабы йорты татар телендә астрономик атлас әзерли

Басмага астрономия буенча актуаль мәгълүматлар һәм борынгы татар астрономик терминнары сүзлеге керә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казан федераль университеты һәм Татар китабы йорты хезмәткәрләре балалар өчен татар телендә астрономик атлас эшли. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без алты ел дәвамында „Гыйлем“ проекты кысаларында фәнне алга этәрү белән шөгыльләнәбез, фәнни-популяр лекцияләр уздырабыз<…>. Хәзер без астрономия буенча тупланган материалны структуралаштырабыз», — диде Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин. 

Шәйхин идея авторлары атлас турында Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында узган татар активистлары белән очрашуда сөйләгәнен әйтте. Анда катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе башлыгы Марат Әхмәтовка «инициатива ошады», — дип өстәде Татар китабы йорты директоры.

Китапны эшләүдә бөтен дөньяга танылган астрофизик — РФА академигы һәм КФУның шәрәфле профессоры Рәшит Сүняев катнаша. Нәкъ менә ул «борынгы төркиләрнең йолдызлы күкне ничек өйрәнүләре, шулай ук хәзер кулланылмаса да борынгы төркиләрнең дөньяга карашын аңларга булышкан татар астрономия терминнары сүзлеге» белән басманы тулыландырырга тәкъдим итә. 

Фәнни-популяр китап татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең 8 һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән — бу уку йортларында татар телендә уку әсбаплары җитми, дип аңлатты Айдар Шәйхин. Ул шулай ук дәүләт проектка финанс ярдәме күрсәтә алыр, дигән ышаныч белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100