news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда узган төбәкара олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле

Олимпиадага Татарстанның төрле районнарында укучы балалар килгән.

КФУда узган төбәкара олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Кече университеты һәм төрле институтлар оештырган Төбәкара олимпиадаларның нәтиҗәләре билгеле булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты Эльвира Денмөхәммәтова хәбәр итте.

Сарман гимназиясенең унберенче сыйныф укучылары Азалия Гарипова һәм Зөһрә Шәрәпова, Әгерҗе районының Исәнбай урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Гөлназ Мөэминова, Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицееның тугызынчы сыйныф укучысы Аделина Муллахмәтова һәм Актаныш беренче гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Айзилә Даутова олимпиаданың җиңүчеләре дип танылган.

«Бу көнне олимпиадада катнашучылар университет аудиторияләрендә очрашты, татар теленнән белемнәрен исбатлады, тел белеменең төрле тармакларына караган биремнәрне башкарды, бүгенге көн өчен актуаль темаларга, үз фикерләрен белдереп һәм аларны дәлилләп, кыска күләмле иншалар язды», — диде Эльвира Денмөхәммәтова.

Олимпиадада Татарстанның Саба, Балтач, Кукмара, Яшел Үзән, Әгерҗе, Тәтеш, Балык Бистәсе, Актаныш һ.б. районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Әлмәт шәһәрләреннән килгәннәр.

«Олимпиада быел да гыйнвар-февраль айларында шаулап үтте. Шуларның берсе, ягъни 29 гыйнварда үткәрелгәне, татар телен их яхшы белүчеләрне барлау һәм аларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән таныштыру максатыннан оештырылган иде», — диде галимә.

Олимпиадада җиңгән башка укучыларның исемен түбәндәге сылтама буенча белергә була:  «Без аларны КФУ студентлары исәбендә күрербез дип өметләнәбез», — ди КФУ доценты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100