news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт башланды

Бина эчке яктан тулысынча яңартылачак - ишек-тәрәзәләр алмаштырыла, яңа электр үткәргечләре, су, канализация челтәрләре һ.б. ясалачак.

Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт башланды
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы балалар сәнгать мәктәбенә төзүчеләр килде. Биредә капиталь ремонт башлана. Төзүчеләр сүтү (демонтаж) эшләренә кереште.

Өстәмә белем бирүче белем йортында төзелеш эшләрен 1 сентябрьгә кадәр тәмамлап, яңа уку елын төзекләндергән мәктәптә башлап җибәрергә планлаштырралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бинада барачак эшләр өстәмә белем алуга хилафлык китерми. Дәресләр уздыру өчен Яшьләр үзәгендә, район мәдәният йортында һәм Чирмешән 1нче урта мәктәбендә кабинетлар сөйләштек. Балалар бу уку елы ахырына кадәр шул формада укыячак», — ди мәктәп директоры Наталья Иляева.

Төзүчеләр демонтаж эшләрен өченче каттан башлады. Аны яңа профнастил белән ябачаклар. Бина эчке яктан тулысынча яңартылачак - ишек-тәрәзәләр алмаштырыла, яңа электр үткәргечләре, су, канализация челтәрләре ясалачак, җылылык үткәргечләре яңартыла, стена, түшәм, идәннәр дә башка төс алырга тиеш. Бер үк вакытта түбәне дә сүтәргә тотыналар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100