news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак

Министр сүзләренчә, бу ирекле эш.

Илсур Һадиуллин: Укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак
Владимир Васильев

(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Вакцинация башланды, ләкин бернинди мәҗбүриләү юк. Вакцинация алдыннан укытучылар башка бик күп анализлар да тапшыралар. Барлык этапларны узып, табиблар рөхсәт бирсә, вакцинациягә баралар. Бу аларның үз ихтыярында», — диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot