news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узган лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштергән

Онлайн-тыңлаучылар арасында компьютер, когнитив һәм клиник диагностика өлкәсендәге дисциплинаара тикшеренүләр турында доклад популяр булган.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Казанда биш көн дәвамында узган «Дөньякүләм лингвистика таләпләре һәм трендлары» лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштерде. Бу хакта «Российская газета» яза. 

Чараны КФУ ректоры Илшат Гафуров ачты. Соңгы вакытта булган иң зур филология форумында АКШтан, Бөекбританиядән, Германиядән, Нидерландтан, Италиядән, Испаниядән, Австриядән, Бельгиядән, Норвегиядән, Кытайдан, Израильдән, Төркиядән тикшеренүчеләр катнашты. Россияне 54 шәһәрдәге галимнәр тәкъдим итте. Барлыгы 3 мең кеше катнашты.

Бүген иң перспективалы булган юнәлешләр — компьютер, когнитив һәм клиник лингвистика өлкәсендәге дисциплинаара тикшеренүләр. Бу темага укылган докладлар тыңлаучылар арасында популяр булды.

«Дискуссия мәйданчыкларында алар лингвистика өлкәсендә дөньядагы иң яхшы фәнни казанышлар, бу өлкәдәге соңгы тенденцияләр, соңгы еллардагы вакыйгалар галимнәргә куйган таләпләр турында фикер алышты», — диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Халыкара лингвистика саммиты ябылышында аны ел саен үткәрү карары кабул ителде. Форум 2023 елда Казанда узачак 21 нче Халыкара лингвистика форумына әзерлек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100