news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һадиуллин «Большая перемена» җиңүчеләренә: Сез Татарстанны лаеклы тәкъдим иттегез

Бәйгедә бөтен Россиядән 9-10 сыйныф укучылары арасыннан 300 бала һәм 11 сыйныф укучылары арасыннан 300 бала, шул исәптән Татарстаннан 13 укучы җиңгән.

Һадиуллин «Большая перемена» җиңүчеләренә: Сез Татарстанны лаеклы тәкъдим иттегез
Владимир Васильев

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Большая перемена» Россия бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты. Министр белдергәнчә, мондый масштаблы чара ярдәмендә Татарстан укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, республиканы лаеклы тәкъдим итә алдылар.

«Сез мөмкинлекләрегезне югары дәрәҗәдә күрсәтеп кенә калмыйча, бәйгедә җиңеп тә чыктыгыз. Безнең мәктәп укучыларның проектлары иң нәтиҗәлеседер дип ышанам. Сез үзегезне, остазларыгызны гына түгел, республиканы да төрле дәрәҗәләрдә яклый белүегезне исбатладыгыз. Бу яшьтә бу бик зур җиңү. Һәм тупланган тәҗрибә киләчәктә тормыш траекториясен төзергә ярдәм итәчәк», — диде министр конкурс финалистларына.

Һадиуллин шулай ук җиңүчеләрне әзерләгәннәре өчен укытучы-остазларга да рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, укучыларга мондый проектларда катнашырга ярдәм итәргә кирәк.

Конкурсның финалы 31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Кырымда, «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында узды.

Бәйгедә бөтен Россиядән 9-10 сыйныф укучылары арасыннан 300 бала һәм 11 сыйныф укучылары арасыннан 300 бала, шул исәптән Татарстаннан 13 укучы җиңгән. Аерым алганда, республиканың 11 сыйныф укучылары берәр миллион сум һәм тугызынчы сыйныф укучылары ике йөзәр сум откан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100